Галиев мәчете ишегалдында Баруди нәселе вәкиленә җеназа укылды

07 декабрь 2020 ел 15:05
Галиев мәчете ишегалдында Баруди нәселе вәкиленә җеназа укылды

Бүген, рабигыль-ахир аеның 22-нче көнендә (7-нче декабрьдә), Нәзарәт ишегалдында Салихҗан Галиевның оныгы Сөнбел Мәхмүд кызы Галявинага җеназа намазы укылды. 75 яшендә мәңгелеккә күчкән мәрхүмәне соңгы юлга озатырга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды, җыелган халык катнашында җеназа намазын үткәрде һәм Сөнбел Мәхмүд кызының бу дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итүне, аның мәңгелек урыны Җәннәт түрләрендә булуын сорап дога кылды. Мәрхүмә Казанның Яңа бистә зиратына әнисе янына җирләнде.

Галиевлар нәселе татар милләте тарихында тирән эз калдырган. Танылган сәүдәгәр Мөхәммәдҗан Галиев игелекле эшләре белән мәгълүм, ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен төзетә һәм Галиев мәчетен зурайта. Аның бер улы Галимҗан Галиев-Баруди шушы мәчеттә имам-хатыйб булып хезмәт кыла, балаларга белем бирә, ә икенче улы Салихҗан Галиев хәзерге Ал мәчеттә хезмәт кыла. Галимҗан Баруди Идел буе халыкларын ачлыктан коткару сәфәренә чыгып юлда вафат була. Галиевларның нәселе бүгенге көндә Салихҗан хәзрәт линиясе буенча дәвам итә. Аның улы Мәхмүд, оныклары Сөнбел һәм Булат, бабалары кебек үк, фәнгә биреләләр. Сөнбел Галявина гомер буе “Радиоприбор” заводында һәм “СКБ Прометей” оешмасында эшләгән, ә Булат Галиев КАИда укыткан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана