Татарстан мәчетләрендә пандемиягә бәйле рәвештә җомга вакытында дога кылдылар

18 декабрь 2020 ел 12:45
Татарстан мәчетләрендә пандемиягә бәйле рәвештә җомга вакытында дога кылдылар

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 3-нче көнендә (18-нче декабрьдә), Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазыннан соң мөселманнар җәмәгать белән дога кылды. Республикабызда яшәүче дин кардәшләр Раббыбызга Коръән аятьләре укып мөрәҗәгать иткәннән соң, Аллаһы Тәгалә бар халыкларны, ватандашларыбызны, халкыбызны коронавирус афәтеннән саклавын сорап, өммәтебез берләшеп догага кулларын күтәрде. Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, алар Бөек Заттан бөтен дөнья мөселманнарын һәм барлык татарстанлыларны коронавирус чиреннән имин кылуны сорады, авыручыларга Үзенең хәерле шифасын бирүен, әлеге зәхмәттән Татарстанның һәрбер гаиләсен саклавын үтенде. Җомга намазы, илебездәге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, барлык саклану чараларын үтәп үткәрелә. Намаз укучылар гыйбадәт йортларына бары медицина битлеге (яки респиратор) һәм шәхси намазлыклар белән генә кертелә. Мәчетләрнең төп керү юлына урнаштырылган санитайзерлардан файдалану тәкъдим ителә. Вәгазьләр пандемия чорында 15 минуттан да арттырылмыйча дәвам итә.

Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Коръән-хафиз, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлегенең баш белгече Илнур Хәйруллин алып барды. Ул намаз укуның мөһимлеге хакында вәгазь сөйләде. Хәзрәт намаз гыйбадәтенең исламның терәк баганаларының берсе булуын ассызыклап үтте, балаларыбызны кечкенәдән намазга гадәтләндереп үстерергә боерды. Имам Кыямәт көнендә иң беренче булып намаз турында соралачагын искәртте һәм аның фазыйләтләрен бәян кылды.

Җомга намазы тәмам булганнан соң, мәчеткә җыелган мөселманнар кулларын догага күтәрде. Алар, беренче чиратта, коронавирус инфекциясен йоктырып, савыга алмыйча вафат булучыларның бу дөньяда кылган гөнаһ, хата-кимчелекләре гафу ителүен, мәрхүмнәрнең рухлары шат булуын, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорап дога кылды. Мәчетләргә җыелган кардәшләребез дөньяда эпидемиологик вәзгыятьнең яхшыруын, хаҗ кылырга юллар ачылуын, авыручыларның тизрәк савыгуын, COVID-19 чиренең юкка чыгып, сафларны тыгызлап тутырып намаз уку мөмкинлеге кире кайтсын дип Аллаһка ялварып дога укыды. Моннан тыш, дин кардәшләребез коронавирус афәте таралуына юл куймауда аяусыз хезмәт куйган ил, республика җитәкчеләренә, табибларга, имамнарга һ.б. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы һәм рәхмәте ирешүен теләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана