Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 7-нче көнендә (22-нче декабрьдә), КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды. “Мәхәллә” мәктәбе кысаларында заманча вәзгыять белән бәйле мәсьәләләрне исәпкә алып, социаль өлкәдә мөселман яшьләренең потенциалын активлаштыру сораулары карала: мөселман җәмгыяте үсешендә дини белемнәрнең роле, мөселманнарга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру һ.б. Ел саен узучы мөселман лидеры мәктәбе, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә 22-24 декабрь көннәрендә КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә уза. Аның эшендә төрле галимнәр һәм белгечләр лекцияләр белән чыгышлар ясаячак.
Әлеге чарада иң беренче булып лекцияне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Үзенең чыгышында ул “Иҗазәтләр (дини белемнәр чылбыры) — өммәтнең тотрыклы үсеш нигезе” темасын ачып салды. Мөфтинең дәресен тыңларга Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман дини оешмалары, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешма вәкилләре, блогерлар, журналистлар, мөгаллимнәр килде. Семинарны онлайн-трансляция рәвешендә дә карап була иле. Шулай итеп, сәгать ярым дәвам иткән лекцияне илледән артык кеше тыңлады.
Яшьләрне сәламләп, беренче чиратта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дини белемнәр алуда иҗазәтнең әһәмияте хакында аңлатты. Иҗазәт ул шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт бирүче дини документ. Иҗазәттә Пәйгамбәребездән ﷺ башлап өзелми килгән белемнәр чылбыры күрсәтелә. Иҗазәт алу өчен, остазда укырга кирәк. Ә остаз биргән иҗазәттә аның укытучысы, укытучысының укытучысы, ягъни белемнәрне тапшыру чылбыры күрсәтелә. Шушы чылбыр Пәйгамбәребезгә ﷺ барып тоташа.
Камил хәзрәт тыңлаучыларның игътибарын инкыйлабка кадәрге гамәлдә булган уку-укыту программаларына юнәлтә — анда һәрбер фән буенча китаплар ятлау күздә тотылган, һәм Коръәнне яттан белмәгәннәргә фикһ һәм хәдис белемнәрен бирмәгәннәр. «Чөнки барлык китаплар, сарыф, нәһү кебек фәннәр, Коръәнне аңлау өчен укыла», – дип аңлатты мөфти.
Камил хәзрәт иснәдле (ягъни Әбу Хәнифә аша Пәйгамбәрнең ﷺ үзенә кадәр тоташкан чылбыр буенча) иҗазәткә ия булуның мөһимлегенә дә тукталды: “Шәригать белгече өчен, ислам буенча әллә нинди зур вузның дипломына караганда, иҗазәтле булуы яхшырак. Иҗазәт — ул динебезне аның асыл мәгънәләрен һәм кыйммәтләрен үзгәртеп бозудан саклаучы бер өлеше”.
Алга таба мөселман дин эшлеклеләре өчен кыйрәтләрне өйрәнү зур әһәмияткә ия булуын искәртеп, хәзрәт шулай ук кыйраәт фәненең тарихына, аның төрләренә тукталды, хәзерге вакытта әлеге фән белгечләрен әзерләүнең актуаль мәсьәләләрен санап узды. Сүз уңаеннан, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Коръәннең ун кыйраәте буенча белгечләр әзерләнә башлады. Дәресләргә барлык таләпләргә җавап биргән 12 хафиз сайлап алынды – алар Коръәнне тулысы белән ятлаучылар һәм гарәп телен яхшы үзләштерүчеләр. Ун кыйраәтне өйрәнү дәресләрен алучы хафизлар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә бар.
Очрашуның икенче өлеше сорауларга җаваплар бирү белән дәвам итте. Мөфти хәзрәт, бик теләп, Коръән белемнәре, сөннәт гамәлләр, гөнаһлардан саклану, Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылу турында тәфсилле җаваплар бирде.