Тәүлек эчендә Нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 “шәкерт” укырга керде

21 гыйнвар 2021 ел 13:38
Тәүлек эчендә Нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 “шәкерт” укырга керде

Бер тәүлек эчендә, тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсенә 2500 “шәкерт” укырга керде. Аларның 27% - 25-34 яшьтә, 20% - 35-44 яшьтә, 29% - 55 яшьтән өлкәнрәк. Ягъни яртысы диярлек - яшь һәм урта яшьтәге кешеләр. Шунысы да әһәмияткә лаек: “шәкертләр” арасында активлык ягыннан хатын-кызлар күпчелекне яуласа да, саллы 40%ны ислам нигезләре буенча гыйлем алырга теләүче ир затлары тәшкил итә. Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга иң күбе татарстанлылар теләк белдергән – алар барлыгы 1342 кеше. Алардан тыш, Мәскәү, Башкортостан, Свердловск, Самара, Ульян өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребезне атап була. Россиянең калган төбәкләреннән 10нан алып 13-кә кадәр кеше теркәлү узган.

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм “Хозур” Нәшрият йорты беренче татар онлайн-мәдрәсәсендә теркәлү узган барлык милләттәшләргә үзләренең сәламнәрен юллый һәм укуларында Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзләренә тел һәм зиһен ачкычкаларын бирелүен тели. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана