Нәзарәтнең шәригать белгечләре ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI тарафыннан сертификацияләнгән экспертлар булды

16 февраль 2021 ел 09:38
Нәзарәтнең шәригать белгечләре ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI тарафыннан сертификацияләнгән экспертлар булды

Бу көннәрдә Казан шәһәре казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм әлеге бүлек белгече, ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Кыёмов ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән экспертлар булуга иреште. Бу хактагы сертификатны Бәһрәйн шәһәрендәге ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен алап баручы һәм аудит уздыручы AAOIFI оешмасы биргән. AAOIFI — ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен, аудитны, идарә итү, этика һәм шәригать стандартларын үстерү оешмасы.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре AAOIFI оешмасының Россиядәге имтихан бирү үзәгендә белем алды. Әлеге үзәк Россия ислам институтының Россия ислам икътисады һәм финанслар үзәге һәм Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) белән килешү кысаларында 2019 елда оештырылган иде. AAOIFI белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә Россиядә беренче тапкыр кул куелды. Бу Россия белгечләренә ислам финанслары өлкәсендә, чит илгә чыкмыйча гына, эксперт булырга мөмкинлек бирә.

Шунысы игътибарга лаек, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре Булат Мөбарәков һәм Идрис Кыёмов Татарстанда AAOIFI сертификатын алган бердәнбер белгечләр түгел. Россия ислам институтында AAOIFI сертификатын шулай ук Россия ислам икътисады һәм финанслар үзәге белгече Камилә Хәйретдинова һәм Болгар ислам академиясе мөгаллиме Айман Мөхәммәт Әл-Захрави алды.

Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге 2008 елның октябрендә Россия ислам институты базасында Ислам үсеш банкы (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Куала-Лумпур бизнес-мәктәбе (Малайзия) белән берлектә гамәлгә куелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана