«Ярдәм» фондының Консультатив советы инвалидлар һәм өлкәннәр арасында алдау очраклары турында фикер алышты

16 февраль 2021 ел 16:11
«Ярдәм» фондының Консультатив советы инвалидлар һәм өлкәннәр арасында алдау очраклары турында фикер алышты

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды базасында Консультатив советның инвалидлар һәм өлкәннәр арасында алдау очракларына багышланган чираттагы утырышы узды. Бу мәсьәлә буенча фикер алышу тәкъдиме белән «Ярдәм» фонды советы рәисе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы Илдар Баязитов чыккан иде.

Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Иҗтимагый палатасы, Казан шәһәре районнарындагы инвалидлар җәмгыятьләре җитәкчеләре, күрмәүчеләр, начар ишетүчеләр һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан килгән вәкил Илдар Әхмәтшин үз чыгышында караклыкның иң киң таралган ысулларын атап үтте, аерым алганда, алар банктан, авыр хәлгә юлыккан туганнар исеменнән шалтыратулар, интернет-кибетләрдә сатып алу һәм сату, табиблар, коммуналь һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләре булып фатирларга үтеп керү белән бәйле.

ТР Прокуратурасы вәкиле Сергей Догадин утырышта катнашучыларга статистик мәгълүматлар җиткерде: алдау нәтиҗәсендә акча урлау якынча 6,5 млрд. сумга җиткән, шуларның яртысына якыны Интернет челтәрендәге алдау белән бәйле.

Казан шәһәренең Яңа Савин районы инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Геннадий Волченко бу хокук бозуларны кисәтү сыйфатында һәр җирдә компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим итте.

Очрашуга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов алдау очраклары белән бәйле кисәтү кагыйдәләрен инвалидларга һәм барлык кызыксынган гражданнарга активрак җиткерергә өндәде.

Консультатив совет күзләре начар күрүче, ишетү сәләте начар булган кешеләргә һәм төрле категориядәге инвалидларга, шулай ук ​​аларның гаиләләренә, социаль ярдәм күрсәтүдә булышуга юнәлтелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана