Тагын 10 көннән, 11 мартта, Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының яңа дүртенче сезоны үз эшен башлап җибәрә. Бу проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә.
Бу юлы проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында милли яктан баетылачак. Кияүдәге һәм кияүдә булмаган яшь мөслимәләр өчен булдырылган бу мәйданчыкта катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче гүзәл затлар да теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.
"Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм татар-мөселман гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.
«Яшь килен» проектының дүртенче агымы яз башында башлана һәм Рамазан аенда тәмамланачак. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар итеп психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.
Бу юлы проектның оффлайн курслары 11 мартта башлана. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән. Курсларда катнашучыларны 7 очрашу – танышу, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан мавыктыргыч лекцияләр, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү һәм ифтарларда катнашу, дөньякүләм танылган аш-су остасыннан мастер-класс, китаплар уку һәм хатлар язу көтә.
Онлайн-курслар шулай ук 2021 елның 11 мартында башлана. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Онлайн катнашу үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).
“Яшь килен” проектына ашыгыгыз! Гаризалар тагын 10 көн кабул ителәчәк
02 март 2021 ел 16:43
Соңгы яңалыклар
Kazanforum-да Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты “Магнит” ваклап сату челтәре белән меморандум имзалады
20 май 2023 ел 15:15
Мөфти — татар дин әһелләре форумында: «Дини хезмәтлəрне татар телендә язарга һəм бастырырга тәкъдим итәм»
20 май 2023 ел 14:30
Казанда тантаналы рәвештә "Казан басмасы" бастырылган бинада истәлек тактасы ачылды
20 май 2023 ел 12:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы