Кичә “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты “Тандер” акционерлык җәмгыяте (“Магнит” ваклап сату челтәре) белән меморандум имзалады.
Килешүне имзалауда “Хәләл” стандарты буенча Комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм “Тандер” компаниясенең генераль директоры урынбасары, ваклап сату челтәре директоры Руслан Исмәгыйлов катнашты.
Документны имзалаганнан соң компания вәкилләре белән эшлекле очрашу булып узды. Ваклап сату челтәре директоры Руслан Исмәгыйловтан тыш, очрашуда корпоратив мөнәсәбәтләр һәм бизнесны тотрыклы үстерү буенча директор, идарә әгъзасы Анна Мелешина да катнашты.
Сөйләшүдә катнашучылар хәләл ризык җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты, шулай ук “Магнит” ваклап сату челтәре белән “Хәләл” стандарты буенча Комитет арасында хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, “Магнит” хәләл ассортиментны киңәйтергә ниятли, дип хәбәр итте компания. Ритейлер 2023нче ел ахырына кадәр хәләл сарык ите продукциясе сату күләме 2,5 тапкырга артуын көтә. Гомумән алганда, ритейлер барлык хәләл продукциягә ихтыяҗның артуын билгели. Мәсәлән, 2023нче елның гыйнвар-март айларында хәләл ит эшләнмәләре (сосискалар, колбасалар һ.б.) сату узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30,5%ка арткан.