Казанга бөтен Россиядән теология белгечләре җыелды

11 март 2021 ел 17:42
Казанга бөтен Россиядән теология белгечләре җыелды

Бүген «Биләр Палас» отеленең конференц-залы үзенә проректорларны, теология кафедралары мөдирләрен, югары белем бирү оешмалары белгечләрен, НОТА экспертларын һәм экспертлыкка кандидатларны кабул итте. Барлык катнашучылар “Мәгариф өлкәсендә РФ законнарының яңа таләпләре нигезендә вузда уку процессын оештыру” дип исемләнгән V Бөтенроссия фәнни-методик семинарга җыелды. Казанда беренче тапкыр уздырыла торган әлеге чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Казан, Екатеринбург – барлыгы 50-дән артык уку йорты вәкилләре катнашты.

Әлеге чараның максаты – уку планнарын төзү тәртибе, укыту эше буенча документлар алып бару кагыйдәләре, методик һәм норматив документлар буенча югары һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү җитәкчеләренең һәм белгечләренең компетенцияләрен күтәрү.

Чыгышларның төп темалары булып югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартының (ФГОС 3++) мөмкинлекләре һәм тенденцияләре, мәгариф законнарында яңа трендлар һ.б. булды.

Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе (НОТА) башкарма директоры Галина Теплых түбәндәгеләрне билгеләп узды: “Кануннардагы үзгәрешләр һәм инновацияләр барыннан да элек тәрбия эшен оештыруга һәм укучыларның гамәли әзерлегенә кагыла. Семинарда теологик белем бирү программаларының 3++ форматына күчү мәсьәләләре буенча фикер алышулар көтелә”.

Россия Ислам мәгарифе Советы рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин: “Әлеге чара НОТА белән берлектә үткәрелә, шуңа күрә без, беренче чиратта, әлеге оешманың барлык әгъзалары очрашуда катнашсын һәм укыту эшчәнлегенә кагылышлы мөһим темалар буенча фикер алышсын дибез. Без киләчәктә теология буенча безнең стандартны тиешле дәрәҗәдә үзләренә уку йортларыбыз кертеп җибәрсен өчен җыелдык”, – диде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара 11-13 мартта уздырыла. 12-13 март көннәрендә V Бөтенроссия фәнни-методик семинар үз эшен Россия ислам институты базасында дәвам итәчәк. Укучыларны практик яктан әзерләүне оештыру, сыйфатны бәяләүнең эчке системасы һ.б. фикер алышу өчен чираттагы темалар булачак. Шулай ук 48.03.01 Теология (Православие), Теология (Ислам) әзерлек юнәлеше буенча укыту планы моделен тәкъдим итү һәм мәгариф системасында хезмәт законнарын куллануның катлаулы мәсьәләләре буенча махсус мастер-класс булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана