Камил хәзрәт Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев белән очрашты

12 март 2021 ел 12:03
Камил хәзрәт Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев белән очрашты

Бүген, раҗәб аеның 28-нче көнендә (12-нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мөхтәрәм кунак – Дагыстан Республикасы мөфтие урынбарсары Әхмәд хаҗи Кахаев белән күреште. Очрашу барышында җитәкчеләр уртак планнар, Россия мөселман дини-илаһият мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру юллары, Россия ислам мәгарифен үстерү хакында сүз алып бардылар. 

Мөфти Камил хәзрәт кунакның исенә моннан биш ел элек булган истәлекле вакыйга — Махачкалада ике күренекле татар хәзрәте Баязит Хәйруллин һәм Зәйнулла Рәсүлев исемнәрен йөрткән мәчетләр ачылуны төшерде. «Ниһаять, татар халкы шушы олы бүләкләргә җавап бирергә әзер — без Казанда «Сәхих-әл Бохариның» Зияветдин әд-Дагыстани кыскарткан хәдисләр җыентыгын русчага тәрҗемә итеп бастырдык», — дип хәбәр итте Камил хәзрәт. 

“Сахих әл-Бохари” мөселман дин кардәшләребез өчен Коръәннән кала иң төп сөнни хәдисләр җыентыгы булып тора. Әлеге зур китап төрле чорларда мөселман галимнәре тарафыннан кыскартылып дөнья күргән. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдат” санала, аны XIX гасырда яшәгән мөселман галиме Гомәр Зияуддин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр аның кыскартылган версиясе рус телендә дөнья күргән булмады. «Хозур» нәшрияты бастырган хезмәтне Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре белгечләре хезмәттәшлектә төзеде. Китап Россия дини мирасын торгызуда бәяләп бетергесез зур хезмәт булып тора һәм Россия мөселманнарына хак сөнни традицияләрне һәм ышанычлы хәдисләрнең мәгънәләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Тиздән, 27-нче мартта, китап Махачкалада киң җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә ике республиканың мөфтиләре катнашында тәкъдим ителәчәк. 

Әхмәд хаҗи Татарстан мөфтиятенең хакыйкый дини кыйммәтләрне торгызуда эшчәнлеген югары бәяләп, тирән ихтирамын белдерде. Ул нәзарәт тарафыннан Махачкала шәһәрендә тәкъдим ителгән “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасының дин кардәшләребездә зур кызыксыну, Коръәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятен ассызыклап, “Зубдат” китабының презентациясен беренче чиратта Дагыстан Республикасында үткәрү тәкъдиме өчен рәхмәтен белдерде. “Татарстан мөфтияте бастырган “Калям Шариф. Перевод смыслов” хезмәте дә безнең өчен бик зур бүләк булды – ислам динен өйрәнергә керешүчеләр иң беренче Коръән һәм анда ниләр язылу белән танышырга тели. Безнең китап кибетләрендә ул үзенең лаеклы урынын алды. Ул Коръән гыйлемен өйрәнә башлаучылар өчен зур ярдәм. Сезгә зур рәхмәт!” – дип белдерде Әхмәд хаҗи Кахаев.

Алга таба сүз тәсаувыф һәм тарикать әһелләренең юлын өйрәнү, дин кардәшләргә аларның асыл мәгънәләрен җиткерү хакында барды. Камил хәзрәт тәсаувыф фәне казанышлары, безнең җирлектә яшәгән галимнәрнең тырышлыгы белән Идел буенда Ислам диненең сакланып калуын ассызыклады. “Безнең барлык татар галимнәре тәсаувыф ияләре, суфичылык вәкилләре. Ш.Мәрҗани, М.Камалов, З.Рәсүлев, Г.Баруди – барысы да бөек шәехләр, суфилар булганнар”, – диде, һәм аларның фидакарь эшчәнлеге нигезендә Казан ханлыгы алынганнан соң ислам диненең безнең төбәктә саклануы, таралуы, яшәве ята. Дини түземлек һәм ислам фикере үсешенә караган мисалларны Камил хәзрәт М.Худяковның «Очерки Казанского ханства» китабыннан укып күрсәтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана