Норлат мөхтәсибәтендә балаларга татар телен логопед белән өйрәтәләр

17 март 2021 ел 11:36
Норлат мөхтәсибәтендә балаларга татар телен логопед белән өйрәтәләр

Норлат мөхтәсибәтенең Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә логопед кабинеты эшли башлады. Югары белемле белгеч, логопед Роза Равил кызы Сабирова 2-8 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Логопедның төп максаты – уеннар аша балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү, үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. "Гадәттә, ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү алдыннан яки башлангыч сыйныфта укыганда логопедка йөртүне кулай күрсәләр, мин логопед буларак, ике яше тулып узганнан соң теле ачылмаган балаларны логопедка күрсәтергә кирәк дип саныйм. Монда барлык мөмкинлекләр бар, балалар бик теләп йөриләр”, – дип ассызыклый ун еллык стажга ия логопед Роза Сабирова. Ул КФУда татар филологиясе факультетында һәм Мәскәү гуманитар институтының логопедия бүлекләрендә укып филолог һәм логопед белгечлеге алган, хәзерге вакытта аның төп эш юнәлеше – бөтенләй сөйләшә белми торган яки бик авырлык белән телләре ачылып килгән балалар белән шөгыльләнү. Бу төркемгә кергән балалар белән белгеч татар телендә дәрес алып бара, шул рәвешчә сабыйларның телләре туган телендә ачыла. 212-нче кабинет дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00-14.00 сәгатьләрдә эшли. Якшәмбе ял көне.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы