Татарстан мөфтие һәм КФУ ректоры хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады

19 март 2021 ел 14:15
Татарстан мөфтие һәм КФУ ректоры хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады

Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм КФУ арасында хезмәттәшлек турында Меморандумны имзалау тантанасы узды. Документны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров имзалады.

Очрашуда шулай ук ТР мөфтиенең урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, университет һәм мөфтият арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча җитәкчеләр катнашты.

КФУ һәм ТР МДН арасында мондый тарихи документ беренче тапкыр имзаланды. Меморандум аерым юнәлешләр буенча уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне күздә тота. Әлеге меморандум кысаларында массмедиа өлкәсендәге уртак проектларны, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән бәйле уртак проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыру, шулай ук мәгърифәтчелек һәм белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итү; чараларны мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, аларны әзерләүгә һәм үткәрүгә ярдәм итү; бергәләп заманча белем бирү системаларын төзү һәм куллану; булачак чаралар турында мәгълүмат алмашу; экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыру; ике як уздыра торган иҗтимагый чараларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү; татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм башка юнәлешләрдә уртак гамәлләр кылырга килешенде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, мөфтият һәм КФУ бу вакыйгага күптән әзер булган. “ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә, Казан федераль университеты да уртак бер эш – мирасыбызны саклау белән шөгыльләнәбез. Очрашу һәм фикер алышулар нәтиҗәсендә без көчләребезне берләштерергә, бу юнәлештә эшне көчәйтергә һәм үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга булдык. Без төрле юнәлешләрдә эшләячәкбез: бу китаплар белән эшләү дә, ТВ да, студентлар белән аралашу да», – диде Р.Хәмидуллин.

КФУ ректоры Илшат Гафуров фикеренчә, бүген - ике оешма өчен дә мөһим көн. “Әлеге килешүне имзалаганда, без мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерәбез. Безнең элек-электән килгән мирасыбыз бик зур. Бу мирас бүген яңа буыннар өчен өйрәнүгә, аңлауга һәм тапшыруга мохтаҗ. Бу эштә без үз тырышлыгыбызны, барыннан да элек, Татарстан Диния нәзарәте, бүгенге көндә Санкт-Петербургта урнашкан Көнчыгыш кулъязмалар институты белән җайга салабыз”, – диде И.Гафуров. Килешүнең төп предметы дип ул борынгы хезмәтләрне цифрлаштыруны атады.

– Бу мәсьәләдә эшнең башында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тора, чөнки нәкъ менә мөфтиятнең мөмкинлекләрен файдаланып, без үсеп килүче буынга һәм кызыксынучы затларга мирасны җиткерә алабыз. Бу Болгар ислам академиясенә дә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте канаты астында эшләүче башка күпсанлы уку йортларына да кагыла. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә зур мөмкинлекләр ачыла. Әлбәттә, бу эшне бераз иртәрәк эшләргә кирәк иде. Без бүген бу эшкә “өлгердек”. Шуңа күрә бу башлангыч белән чыккан Камил хәзрәткә зур рәхмәт белдерәсе килә. Халыкара мөнәсәбәтләр институты, көнчыгышны өйрәнүче югары мәктәп җитәкчесенә, бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнүче барлык кешеләргә рәхмәт”, - диде КФУ ректоры, бу килешүне имзалаганнан соң тагын да көчлерәк эшчәнлеккә өметләнеп.

Шунысы игътибарга лаек, борынгы хезмәтләрне цифрлаштыру Darul-Kutub.com түләүсез электрон китапханәсе платформасында тормышка ашырылачак, әлеге проект 2013 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу да мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин. Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2020 елда шактый баеды – 1918 елга кадәр нәшер ителгән 180 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1073 борынгы китапны (1300 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, башкалабыз һәм республикабыз кунакларын, беренче чиратта, татарстанлыларга хас татулык һәм толерантлык традицияләре гаҗәпләндерә. «Алар моның сәбәбенә төшенергә тырыша. Һәм без бу уңайдан һәрвакыт төрле чагыштырулар, төрле фикерләр ишетәбез. Ә мәшһүр тарихчы Михаил Худяков үзенең «Казан ханлыгы очерклары» дигән китабында безнең Казан ханлыгында православие гыйбадәтханәсе булганлыгын мисалга китерә. Без бу толерантлыкның чишмә башы татар мирасында булуын аңлыйбыз.

Алда әйткәнчә, Петербургта татар халкының рухи мирасына караган 12 мең хезмәт саклана. Ягъни безнең ата-бабаларыбыз өйрәнүне көтеп тора торган зур байлык, бик зур дәръяга тиң хәзинә калдырган. Аллаһы боерса, без барысын да бергә эшләячәкбез. Чыннан да, моңарчы да эш алып барылды инде. Бүген, Илшат Рәфкать улы әйткәнчә, без бу мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерәбез. Без иң яхшы университетларның берсе булган КФУ белән эшләвебезгә шатбыз. Безнең бөек галимебез Мәрҗани шушы университетта укыткан. Ин шә Аллаһ, без яхшы уңышларга ирешәчәкбез. Иң мөһиме – без бу юлга кердек”, – дип белдерде мөфти.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов сүзләренә караганда, бүгенге вакыйга гадәти түгел. "Монда сүз тамырдан үзгәреш – Казан федераль университетының, дөньяви белем бирүче уку йорты буларак дини белем бирү системасы багланышлары турында бара. Дини белем бирү системасы башында ТР мөфтиятен җитәкләгән Камил хәзрәт тора.  Без алдагы берничә ел дәвамында, бигрәк тә Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүдә мөмкин кадәр алга китеш ясарга тиешбез дип саныйбыз», - диде Р.Хәйретдинов.

– Дөрес әйтәсез, мирасыбыз меңләгән, дистәләгән мең саклау берәмлеге белән санала, – дип дәвам итте ул сүзен. – Һәм шунда ук бу мирасның куркыныч астында булуы һәм бик начар шартларда саклануы турындагы бәхәсле сөйләшүләрне кире кагарга кирәк. Сезне КФУга, сирәк кулъязмалар бүлегенә чакырабыз һәм сез коллекциянең иң ышанычлы кулларда булуын күрерсез. Шулай ук коллекцияләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәм башка шәхси коллекцияләрдә саклана. Алардан Илшат Рәфкать улы, Камил хәзрәт карары белән киң җәмәгатьчелек файдалана алачак», – диде ул, ТР Диния нәзарәтенең генераль директор Ришат Хәмидуллин җитәкләгән «Хозур» нәшриятына  Darul-Kutub.com. проекты өчен аерым рәхмәт белдерде.

Рамил Хәйретдинов шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең электрон китапханәсендә басылган язмаларның фәнни яктан шәрехләнәчәген һәм аларның Россия укучылары өчен генә түгел, чит илләр өчен дә ачык булачагын ассызыклады. «Беренче этапта без әле татар, шул исәптән дини дәреслекләрнең тулы каталогын әзерләргә телибез. Үз вакытында алар XIX-XX гасырларда гомумтөрки, гомуммөселман киңлекләрендә иң яхшы дәреслекләр булган  басмаларның саны дистәләрчә меңгә җиткән. Шуңа күрә якын арада без бу байлыкны бәяләп кенә калмыйча, аны заманча, шул исәптән белем бирү процессында да актив куллана алырбыз дип өметләнәбез», – диде ул.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, КИУ һәм РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, милли-дини бердәмлекне һәм ватанпәрвәрлекне саклау турында сөйләгәндә, үз мирасыңа карата битараф булырга ярамый. Аннан башка киләчәк турында тулы канлы күзаллауларны формалаштыру мөмкин дә түгел, дип билгеләп үтте ул. «Бу күзлектән караганда, бай мирасны өйрәнү буенча әлеге килешү бик өметле», – диде Р.Мөхәммәтшин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана