Кичә, Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы “Минем гаиләмнең шәҗәрәсе” күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.
Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды
26 март 2021 ел 10:37
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза
15 декабрь 2025 ел 13:55
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы












