Россия мөселманнарына беренче тапкыр “Зубдатуль Бохари” хәдисләр җыентыгының русчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде

27 март 2021 ел 13:55
Россия мөселманнарына беренче тапкыр “Зубдатуль Бохари” хәдисләр җыентыгының русчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде

Бүген, шәгъбан аеның 14-нче көнендә (27-нче мартта), Бәраәт кичәсе алдыннан, Махачкалада “Дуслык йорты” мәйданчыгында рус телендә дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының презентациясе узды. Очрашуда Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министры Энрик Мөслимов һәм басманың авторлык коллективы әгъзалары – Дагыстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаджиев Мөхәммәд Пахрудинович, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд Әбу Яхъя Әл-Хәнәфи, ТР Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин катнашты. Шулай ук хезмәтне төзүчеләр белән очрашуга Дагыстанның мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, теологлар һәм галимнәр, дин фәннәре докторлары, югары уку йортлары мөгаллимнәре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. килде. Чараның мәртәбәле кунаклары булып дагыстанлы галим Гомәр Дияветдин әд-Дагыстаниның нәселен дәвам итүчеләр торды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге чара Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре буенча министрлыгы теләктәшлегендә узды.

“Сәхих әл-Бохари” – мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Шул ук вакытта мөселман галимнәре төрле вакытларда теге яки бу чор ихтыяҗларыннан чыгып “Сәхих әл-Бохари”ны кыскартканнар. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдател-Бохари” санала, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Дияветдин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр бу хезмәтнең рус теленә тәрҗемә ителгәне булмады, әмма Россиядә исламга каршы килүче идеяләрнең таралуы үзебезнең дини-илаһият фәне фикерләрен янәдән торгызу зарурлыгын тудырды. Гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдател-Бохари» версиясе ышанычлы хәдисләрне табып укуны җиңеләйтте һәм Россия мөселманнары өчен хакыйкый сөнни традицияләрне якынайтты. Дагыстан Республикасы мөселманнары илебездә беренчеләрдән булып яңа фундаменталь фәнни-дини хезмәт белән танышты.

Презентация Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министры Энрик Мөслимовның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул хәдисләр җыентыгының һәр мөселман өчен кирәк китап икәнлеген, анда көндәлектәге һәр мәсьәлә буенча җавап табарга мөмкин булуын билгеләп үтте. Аннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.

- Бу китап – татар халкының Дагыстан халкына җавап буларак юлланган рухи бүләге, - диде ул, 2016 елда Махачкалада күренекле татар дин галимнәре – шәех Зәйнулла ишан Рәсүлев һәм Баязит хәзрәт Хәйруллин исемнәре белән аталган мәчетләрнең ачылуын искә төшереп. Ул шулай ук, дини әдәбиятны тыю очраклары булган вакытта, күмәкләп башкарылган эш китапларда кануни хаталарны булдырмауга мөмкинлек бирә, дип ассызыклап үтте һәм әлеге хезмәттә җитешсезлекләр булса, алга таба тәрҗемәне камилләштерергә чакырды. “Мөхәммәд Морад Рәмзи сүзләренчә, Аллаһ Үзенең Китабыннан тыш башка китапның камил булуын теләмәде, – диде Камил хәзрәт. – Шуңа күрә тәрҗемәләрдә төгәлсезлекләр һәм кимчелекләр булуы – гадәти хәл. Безнең китап – илебездәге дини мирасны торгызуга бары тик беренче адым булып тора”. Камил хәзрәт шулай ук шәех Әхмәд Әфәндегә тәрҗемә ителгән «Зубдател-Бохари»  китабының төп нөхсәсен бүләк итте.

«Зубдател-Бохари»ның рус теленә тәрҗемә ителеп басылуы – Россия мөселман өммәте тормышында мөһим вакыйга, ул илебезнең фәнни-дини катламыннан тыш, башкалар өчен дә кызыклы. Ватаныбызның хәзерге заман белгечләре тарафыннан әзерләнгән тәрҗемә Россияне ислам дөньясының иң алдынгы өлешләренең берсе буларак, илебезгә һәм өммәтебезгә игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Басманы нәшер итү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булуы да игътибарга лаек: ул Татарстанда тәрҗемә ителде һәм басылды, Дагыстанда рецензияләнде. Шулай итеп, заманча тирән фундаменталь дини хезмәт Россия мөселман халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.

Китап төзүчеләрнең берсе Әхмәд хәзрәт Әбүяхъя Коръән һәм хәдисләрнең хаталы тәрҗемәләре рус телле мөселманнарга зур зыян китергәнлеген ассызыклады. Төп дини чыганакларны өйрәнү зарурлыгына карамастан, мөселманнар арасында тәрҗемәләргә ихтыяҗ һаман да югары булып кала бирә, дип искәртте ул, шуңа күрә текстларны дөрес итеп тәрҗемә итү мәсьәләсе әле дә актуаль.

Аны «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин да хуплады. Ул заманча китап базарын өйрәнү нәтиҗәләре турында сөйләде һәм тәрҗемә ителгән китапларга ихтыяҗ зур булуын һәм төп нөхсәдәге текстларның тәрҗемәләрдә мәгънәви бозылуы проблемасы булуын раслады. Ул шулай ук Татарстан Республикасы һәм Дагыстан Республикасы мөфтиятләре әзерләп бастырган “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдат» версиясендәге тәрҗемәсен сату бүген башланып киткәнлеген, әмма тиражның тулысынча алдан заказ бирү нигезендә сатып алынганлыгын хәбәр итте. Китап 3 мең данә тираж белән дөнья күргән һәм тагын өстәмә рәвештә басылып чыгачак.

Яңа басма 1500-дән артык хәдисне үз эченә ала, алар 80-нән артык тема буенча төркемләнгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сүзләре һәм гамәлләре турында ышанычлы риваятьләр мөселманнар тормышының төрле дини-хокукый якларына кагыла: белемнәр, бер илаһлык, фикъһе, сәүдә килешүләре, бурычлар, васыять, медицина, никах һ.б. Китап Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлык белән басылган, ул 896 биттән тора.

Китапны Казанда “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин:

- кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36-нчы йорт.

- интернет-кибет www.huzurshop.ru;

- яки белешмәләр түбәндәге телефон буенча: +7 966 250 00 09.

Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнде презентацияне Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге авторлар коллективына рәхмәт сүзләре белән тәмамлады һәм «Аллаһ аларның командасына тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде. Аллаһ аларны ярата», – дип билгеләп үтте. Шулай ук ул яшьләрне үз дини мирасын өйрәнүгә чакырды, галим Гомәр Дияуддин әд-Дагыстаниның чит илләрдә танылган шәех булуын, әмма Россиядә аз билгеле булуын ассызыклады: «Кайбер кешеләр суфичылык тарафдарларын наданлыкта гаепли. Әмма башка илләрдә галимнәрне шәехләр һәм мөхәддисләр дип таныйлар. Чөнки суфыйлар башкалардан үзләренең һәрвакыт Аллаһны зикер итүдә булуы белән аерылып тора».

 “Зубдател-Бохари” – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан мөфтиятенең классик ислам текстларын тәрҗемә итү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең беренче генә тәҗрибәсе түгел. Моңа кадәр Казанда Дагыстаннан шәригать белгечләре катнашында “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы нәшер ителгән иде, әлеге хезмәт Россия дин галимнәре арасында югары бәя алды. Ике мөфтиятнең уртак эшчәнлеге 2019 елның декабрендә Махачкалада имзаланган хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашырыла. Документ, гомумән алганда, гражданнар арасында татулыкны ныгыту, Россия мөселман җәмәгатьчелеген, рухи-дини тормыш проблемалары буенча төбәкара сөйләшүләр һәм элемтәләрне гамәлгә ашыруда, шулай ук үсеп килүче буынны Ислам кыйммәтләре, патриотизм һәм үз халкыңа һәм илеңә тугрылыклы хезмәт итү рухында тәрбияләү, илебезнең милли, тарихи-мәдәни һәм дини традицияләренә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалауда көчләрне берләштерүне күздә тота.

Моннан тыш, 2016 елда Махачкалада танылган татар дин әһелләре шәех Баязид Хәйруллин һәм шәех Зәйнулла ишан Рәсүлев истәлегенә ике мәчет ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана