Татарстан Президенты һәм Мөфтие Сараеводагы Гази Хөсрев-бега мәчетендә булды

14 апрель 2021 ел 11:15
Татарстан Президенты һәм Мөфтие Сараеводагы Гази Хөсрев-бега мәчетендә булды

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында эш визиты белән Босния һәм Герцеговинада. Бүген, Рамазан аеның 2 нче көнендә, мөфти Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Сараеводагы Гази Хөсрев-бега мәчетендә булды.

Анда Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Гази Хөсрев-бега мәчете Босния һәм Герцеговинада госманлылар чорына караган иң әһәмиятле архитектура һәйкәле булып санала. Бу дөньяда электр үткәрелгән беренче мәчет булып тора.

2013 елның октябрендә узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, илдә 3,83 млн кеше яши. Аларның 45% ы – Ислам, 31% ы – христианлык – православие, 15% ы католицизм динен тота.

"Татмедиа" агентлыгы материаллары буенча. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана