МАРАФОН-2021: «Рамазанны Хозур белән уздыр»

16 апрель 2021 ел 10:44
МАРАФОН-2021: «Рамазанны Хозур белән уздыр»

Islam-today.ru федераль мәгълүмат-аналитика порталы "Huzurbooks Хозур нәшрият йорты" социаль челтәрләре белән берлектә «Рамазанны Хозур белән уздыр» онлайн-марафонын башлап җибәрә.

Марафонда катнашыгыз һәм призлар отыгыз!

Аллаһ ураза тотучыларга олы әҗер вәгъдә итә. Рухи яктан чистарыну – үзеңне барыннан да элек ризыктан, су эчүдән һәм рәхәтлектән чикләү генә түгел. Шул ук вакытта сез бик яхшы физик халәткә дә ирешәсез. Әлеге марафонга кушылыгыз, Файдалы гадәтләрне үзләштереп, призлар отыгыз!

Моның өчен ни эшләргә кирәк:

Көн саен ВКОНТАКТЕ  социаль челтәрендә "Huzurbooks Хозур нәшрият йорты" төркемендә һәм Instagram социаль челтәрендә @huzurbooks аккаунтында биремнәр белән постларны эзләгез.

Үзегезнең битегездә #рамадан_хузур хэштегы белән хисап постын языгыз. Биремле пост астында “Әзер!” дигән комментарий калдырырга онытмагыз!

Һәр 10 көн саен оештыручы очраклы рәвештә постны сайлап алачак, комментарийлар арасында очраклы саннар генераторы ярдәмендә өчәр приз уйнатылачак.

Катнашучыларга куела торган таләпләр:

– Сез "Huzurbooks Хозур нәшрият йорты" төркеменә яки @huzurbooks аккаунтына язылган булырга тиеш.

– Бәйге барган вакытта сезнең битегез ачык булырга тиеш.

БЕРЕНЧЕ БИРЕМ.

Марафонның беренче көне җиңел, әмма шул ук вакытта мөһим биремнән башланды.

Ураза тоту өчен ниятләү догасын ӨЙРӘНӘБЕЗ ҺӘМ БАШКАЛАРГА ДА ӨЙРӘНЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ.

Марафон шартлары буенча Сезгә боларны эшләргә кирәк:

Ураза тоту өчен ниятләү догасын, авыз ачканда укыла торган доганы ятларга (яки искә төшерергә).

Әлеге догаларны тирә-юньдәгеләргә (өйдәгеләргә, балаларга, аккаунтыгызга язылучыларга һ.б.) өйрәнергә ярдәм итәргә.  

Хисап посты язып урнаштырырга. Беренче биремне үтәүдән алган тәэсирләрегезне яза аласыз.

Бу пост астында “Әзер”, “Үтим” дип яки Үзегез теләгәнчә комментарий  язарга кирәк (бу мөһим, чөнки оештыручылар Сезнең постларны күрергә тиеш).

НИЯТЛӘҮ ДОГАСЫ (сәхәрдән соң):

نَوَيْتُ أَنْ أَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى

АВЫЗ АЧУ ДОГАСЫ (ифтардан соң):

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ

ИКЕНЧЕ БИРЕМ.

Бүген барлык язылучылардан һәм укучылардан инде икенче биремне үтәү сорала.

Бүген Сезгә шушыларны эшләргә кирәк:

Һәр көнне иртән бик авыр булмаган физик күнегүләр эшләүне гадәткә кертергә кирәк.

Хисап постын язып урнаштырырга.

Бу биремне эшләгәннән соң туган тәэсирләрне язып куя аласыз.

Бу пост астында “Әзер”, “Үтим” дип яки Үзегез теләгәнчә комментарий  язарга кирәк (бу мөһим, чөнки оештыручылар Сезнең постларны күрергә тиеш).

УРАЗА ТОТКАН ВАКЫТТА ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАРГА ЯРЫЙМЫ?

! Әгәр дә катлаулы булмаса, бу күнегүләрне ясарга ярый.

Физик күнегүләр эшләп, үз тәнеңне кайгырту безнең гыйбадәт кылуыбызга зур йогынты ясый, көчебезне арттыра. Пәйгамбәребез ﷺ: “Хакыйкатьтә, тәнеңнең сиңа хакы бар”, - дигән (Сахих Бохари).

Мөселман кешесенең тормышында барысы да тигез булырга тиеш, моңа, шул исәптән, көн саен физик күнегүләр ясау да керә. Ә ул, үз чиратында, гыйбадәт кылуга уңай тәэсир итә.

УРАЗА ВАКЫТЫНДА ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАУ ЗЫЯНЛЫ ТҮГЕЛМЕ?

Ураза тоткан вакытта авыр булмаган физик күнегүләр һәм хәтта тренировкалар да бернинди зыян китермәскә мөмкин. Ә профессиональ тренировкалар белән кичке вакытта шөгыльләнү яхшы. Ә физзарядканы иртән ясау файдалы булачак.

НИНДИ КҮНЕГҮЛӘР ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

1️⃣ Башны боргалау.

2️⃣ Җилкәләрне боргалау.

3️⃣ Бармакларны, кул чукларын язу.

4️⃣ Куллар белән очкыч ясау.

5️⃣ Ян-якка һәм алга таба иелү.

6️⃣ Аякларны язу.

7️⃣ Тартылу.

8️⃣ Бөтен тәнгә җиңелчә генә массаж ясау. ⠀

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана