ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре – тәҗвид буенча видеодәресләрне башлап җибәрә. Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин.
Аллаһы Тәгаләнең Коръән Рамазан аенда иңдерүе очраклы түгел. Бу безгә бирелгән мирас, без аны дөрес укырга, аның турында фикерләргә һәм аның белән яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең китабын һәркем дөрес укырга өйрәнә ала, иң мөһиме белем алу теләге булырга тиеш.
Коръән укуның бөек гыйбадәт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Аллаһ Илчесе ﷺ: «Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать күрсәткән кеше бу көнне котылачак. Бу шәфәгать кеше Җәһәннәмнән котылып калырга мөмкинлек бирәчәк", - диде. Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ Коръәнне тәҗвидтән башка укуны тыйган. Бер хәдистә: "Коръән укучылар бар, ә ул аларны ләгънәт кыла", - диелә. Бу ләгънәт изге Коръәнне тәҗвид кагыйдәләреннән башка укучыларга кагыла. Димәк, тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку - фарыз, ягъни бурыч булып тора. Монда остаз булырга тиеш. Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала. Чөнки Аллаһ Коръәнне тәҗвид белән иңдерде, һәм ул безгә дә килеп җитте.