Мөфти Буа яшьләре белән очрашты

23 апрель 2021 ел 16:47
Мөфти Буа яшьләре белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 11-нче көнендә (23-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Буа районына эшлекле сәфәр кыла.

Көн тәртибе буенча, сәгать өчтә “Импульс” спорт комплексында яшьләр хәрәкәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты. Алга таба “Буа яшьләре: беренче булырга вакыт” белем бирү форумы катнашучылары белән ачык диалог узды.

Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Мөфти мәдрәсәнең яңа сафка баскан универсаль спорт залы белән танышты, яшьләрнең ирекле көрәш һәм татар милли көрәше белән шөгыльләнүләрен карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана