“Хозур” нәшрияты китапларның электрон форматын сата башлады

27 апрель 2021 ел 10:27
“Хозур” нәшрияты китапларның электрон форматын сата башлады

“Хозур” нәшрият йортының рәсми интернет-кибетендә яңалык: хәзер китапларны электрон форматта да сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле, басма китапларга заказ бирүдән тыш, аларның электрон нөсхәсен компьютерга яисә телефонга йөкләп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң беренчеләрдән булып, pdf форматында сайтка урнаштырылган китаплар арасында нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы да бар. Исемлек киләчәктә тагын да киңәйтеләчәк. PDF-басма сатып алучының электрон почтасына акча түләнүгә үк җибәреләчәк. Электрон форматтагы китапларны табуы бик җиңел: моның өчен  huzurshop.ru кибете сайтына керергә һәм төп биттә “Электрон китаплар” баннерына басарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 ел эшләү дәверендә “Хозур” нәшрияты йорты тарафыннан гарәп, татар, рус һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәрбер басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советының тикшерүен уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана