Камил хәзрәт Кыргызстан мөселманнары мөфтие вазифаларын башкаручы белән очрашты

27 апрель 2021 ел 13:31
Камил хәзрәт Кыргызстан мөселманнары мөфтие вазифаларын башкаручы белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Кыргызстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты, ул Казанга рәсми делегация белән килде. Делегация составына Кыргызстан Республикасының энергетика һәм сәнәгать министры Кубанычбек Турдубаев, Кыргызстан Республикасының икътисад һәм финанслар министры урынбасары Солтан Әхмәтов, Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының беренче сәяси департаменты директоры Уланбәк Тотуяев, Кыргызстан Республикасы Икътисад һәм финанслар министрлыгы каршындагы инвестицияләрне үстерү һәм саклау буенча дәүләт агентлыгы директоры урынбасары Умбриэль Темиралиев, Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Нурлан Оморов, Кыргызстан Республикасының дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе директоры Медер Карабаев, Кыргызстан мөселманнары мөфтие вазифаларын башкаручы Жорогазажы Шериев керде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның 26 апреленнән 29 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында, Казанда Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчелеге җитәкчелегендәге дәүләт органнары, эшлекле даирәләр һәм дини өлкә вәкилләреннән торган делегация эшлекле сәфәр кыла. Кунакларның визиты Кыргызстан Республикасы Президенты С.Жапаров белән Татарстан Президенты Р.Миңнехановның быелның 24 февралендә Мәскәүдә узган эшлекле сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру, шулай ук Кыргызстан-Татарстан хезмәттәшлеген активлаштыру мәсьәләләрен карау белән бәйле.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат илчелек һәм делегация әгъзалары исеменнән җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм Кыргызстан Республикасының Кыргызстан-Россия стратегик партнерлыгына, бигрәк тә сәүдә-икътисадый һәм инвестиция белән бәйле өлкәләргә ярдәм күрсәтүгә һәм ныгытуга зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Гөлнара-Клара Самат Татарстан компанияләре белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын белдерде.

Очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кыргызстан мөселманнары мөфтие вазифаларын башкаручы Жоробай ажы Шергазиев белән дә очрашты. Җитәкчеләр хезмәттәшлек һәм ике тугандаш халык һәм республикалар мөфтиятләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана