Татарстан мөфтие Кыргызстан Республикасы Премьер-министры белән очрашты

29 апрель 2021 ел 10:02
Татарстан мөфтие Кыргызстан Республикасы Премьер-министры белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 17 көнендә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов белән очрашты. Дәүләт эшлеклесе Казанга Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу һәм берничә эшлекле очрашу уздыру максаты белән килде. Беренче эш итеп ул “Кол Шәриф” мәчетен барып күрде. Анда аны мөфти Камил хәзрәт һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов кабул иттеләр. 

Мөфти хәзрәт кунакны Татарстанның ислам үсеше һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәләрендә мөһим казанышлары белән таныштырды, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге һәм Болгар ислам академиясе эше турында сөйләде, республикада Рамазанны уздыру тәртибе һәм изге ай кысаларында мөфтиятнең социаль башлангычлары хакында хәбәр итте. Шул исәптән, 9 Республикакүләм ифтар турында да.  

Улукбек Асамидин улы Татарстанда мөселман инфраструктурасы һәм милләт һәм динара сәясәтне уңай бәяләде. 

Чит ил кунагын Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев озата килде. 

Евразия икътисади берлеге – халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә. Күзәтүче дәүләтләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана