“Апанай” мәчетендә "Кадер кичен эзлик" шәһәр бәйрәме узды

29 апрель 2021 ел 15:50
“Апанай” мәчетендә "Кадер кичен эзлик" шәһәр бәйрәме узды

Бүген Казанның “Апанай” мәчетендә йөздән артык мөселманны җыйган "Кадер кичен эзлик" дигән шәһәр бәйрәме узды. Нәзарәт һәм “Иман” ислам мәдәнияте үзәге тарафыннан чарага килүче өлкәннәр һәм балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде, Шәех Али хәзрәт Ибодовтан кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабировтан “Әл-Кадр” сүрәсенең тәфсире, нәшидләр, өлкәннәр өчен “Рамазан” викторинасы, балалар арасында “Әл-Кадр” сүрәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета берәүне дә битараф калдырмады. 

Ислам дөньясында айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», – дигән. Асылда Пәйгамбәребез Кадер кичен төгәл белергә мөмкин дип исәпләгән, әмма бу кич яшерен калган. Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, бернинди тавыш та булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсе таңында кояш күзләрне чагылдырмыйча калка. Бу билгеләр Кадер кичәсе көнен күрсәтә.

Бүген Шәех Гали Ибодов аңлатканча, Аллаһ Рамазанда төнге намазларны һәм Кадер кичендә намазларны чын күңелдән укуган кешеләрнең гөнаһларын гафу итә. Рамазан ае – үзенчәлекле ай, тырышлык ае, ул Аллаһы Тәгаләнең безгә крсәткән рәхмәте. Бу айда кеше Аллаһтан иң зур бүләкләргә ирешә, дөньяга башка күзләр белән карый башлый, үз нәфесен авызлыкларга омтыла, дөнья байлыкларына караганда, күбрәк рухилыкка омтыла. Ә Рамазан аеның соңгы төннәре мөселманнар өчен аеруча кадерле, нәкъ менә соңгы ун төндә Кадер кичәсе яшеренгән. Шәех Гали Ибодов сүзләренчә, Рамазан ул баласын яраткан атага охшаган, ул кешеләрне яхшыга өйрәтә һәм ярдәм дә итә: кемдер Рамазанда намаз укырга, садака бирергә өйрәнсә, Рамазан үткәч тә, бу изге гамәлләр туктатырга кирәк түгел.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана