Яңа татар зиратында мөфти катнашында остазларны искә алу көне узды

02 май 2021 ел 14:48
Яңа татар зиратында мөфти катнашында остазларны искә алу көне узды

Бүген, Рамазан аеның 20 көнендә (2 майда), мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр, зыялылар, киң татар җәмәгатьчелеге Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды. Алар арасында - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аның белән беррәттән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре дә килде – алар ел дәвамында каберләрне, чардуганнарны карап, чистартып, буяп, төзекләндереп торалар. Моннан тыш, чарада күпләгән иҗат әһелләре – язучылар, мөхәррирләр, фән эшлеклеләре, автор-башкаручылар, җырчылар бар иде - зыялылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте, кайбер матур истәлекләрне сөйләп узды.

Илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып һәм Рамазан-шәриф аенда вакытның кадерен белү максатыннан, быелгы Остазлар көненең форматы бераз үзгәреш кичерде. Иң әүвәл Ильяс хәзрәт катнашучыларны яңа басылып чыккан буклет белән таныштырды – анда бүген зиярәт кылыначак шәхесләр турында бай мәгълүмат, тарихи фотолар, мәкаләләр урын алган иде. Аннары мөфти һәм Ильяс хәзрәт Яңа бистәнең төп капкасыннан башланып, төп маршрут буенча узып, атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең кабере янында тукталып таралышу фикерен җиткерде. Беренче булып татар халкының йөзек кашлары булган шәхесләр – тарихчы-галим Миркасыйм Госманов, җырчы Илһам Шакиров, драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрь Хәсән Туфан искә алынды. Алга таба – Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, кабере быел яңа табылган шәех Мөхәммәд Гали ишан, Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайфуллинга тукталып, аларның тормыш юллары бәян кылынды, совет чорындагы эшчәнлекләре яктыртылды. Аннары зиратның үзәк өлешендә – Габдулла Тукай кабере тирәсендә дә дәфен кылынган олпат затлар – мөгаллим, мөдәррис Шәйхелислам Хәмиди, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Фатих Әмирхан, меценат, Мәрҗанинең шәкерте, хафиз Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев һ.б. янына тукталдылар.

Остазларны искә алу көненең эчтәлеге елдан-ел байый, катнашучылар саны арта, үткәрелү форматы тагын да тулылана. Быел катнашучыларга яңа табылган кабер – язучы һәм имам Миргазиз Укмасый җирләнгән урын һәм аның кабер ташы күрсәтелде. Каберлек начар хәлдә булуга карамастан, өмәгә килгән нәзарәт вәкилләре аны тәртипкә китерү өчен кулдан килгәннең барын да эшләде. Быелдан Миргазиз Укмасыйның кабере дә маршрутка кертелде һәм аны саклауга кую чараларын башлап җибәрүнең мөһимлеге әйтелде.

Аннары Каюм Насыйри, Габделхак Саматов, Маһруй Мозаффария һ.б. имамнар, меценатларның каберләре зиярәт кылынып, барлык катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына җыелды. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең чыгарылыш курс шәкерте, Коръән-хафиз Камил Мостафин “Тәбарәк” укыды һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин зиярәт кылынган барлык мәрхүмнәрнең рухлары шат булуын, соңгы урыннары Җәннәттә булуын сорап дога кылды.

Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында безгә билгеле булган йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Бу исемлек елдан-ел тулылана бара. Моның өчен шәкертләр әдәбият, тарих дәресләрендә теге яки бу татар галименең соңгы көннәре кайда узуы, кайсы имам тарафыннан җеназа укылуы һәм кайда җирләнүе турында мәгълүмат туплый – аннары зиратка барып каберен эзләп таба һәм аның рухына дога кыла. Кызганыч, репрессия яки Бөек Ватан сугышы елларында вафат булган кайбер зыялыларны “эзләгәндә” тарихчыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу юнәлештә эш Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яңа колач алачак – оештыручылар эпитафия белән бәйле басмалар, викториналар, күргәзмәләр үткәрү белән янып яши.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана