Әлмәттә шәһәркүләм ифтар мәҗлесе үтте

11 май 2021 ел 08:20
Әлмәттә шәһәркүләм ифтар мәҗлесе үтте

Рамазан аеның 28нче көнендә (10нчы майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янәдән Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр белән килде. Биредә ул үткән атнада Әлмәт имам-мөхтәсибе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин белән эшлекле киңәшмә уздырды. Исмәгыйль хәзрәтнең билгеләнүен район имамнары бертавыштан хуплаган иде. Кичә исә җитәкчеләр мөхтәсибәтнең үсеш юнәлешләре буенча аерым утырып фикер алышты. Хәзрәтләр бергә эшләү өчен киләчәккә планнар билгеләделәр, бурычлар һәм мөхтәсибәт эшчәнлеген, шул исәптән җирле имамнарның, мөгаллимнәрнең хезмәт сыйфатын да уртага салып сөйләштеләр. Аерым игътибарны Әлмәт мәдрәсәсе һәм "Нур" татар мәктәбе эшенә бирделәр. Камил хәзрәт яңа мөхтәсибкә катлаулы һәм җаваплы вазифаларны алырга ризалашканы өчен, Исмәгыйль хәзрәт исә мөфтигә терәк булып торганы һәм киңәшләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. 

Аннары мөфти һәм мөхтәсиб Әлмәт имамнары имамнары белән бергә шәһәркүләм ифтарда катнашты. Шулай ук әлеге чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, җирле хакимият һәм эшмәкәрлек вәкилләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, аксакаллар, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре булды. Барлыгы 100 кеше. Ахшам намазы вакыты кергәнче, Камил хәзрәт җыелганнар өчен Рамазан ае, ураза тоту, Коръән уку фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, төрле сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук җирле мөселманнарны яңа билгеләнгән имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллинга катлаулы эшчәнлеген башкаруда һәм куйелган максат-бурычларга ирешүдә ярдәм итәргә чакырды. 

- Гает көненә яңа туган балалар кебек гөнаһсыз хәлдә ирешсәк иде. Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, тәүбәләребезне кабул кылсын, киләсе айларны да Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрергә язсын. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! – дип сүзен тәмамлады мөфти.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана