Мөгаллимнәргә – ифтар җыелмалары

11 май 2021 ел 10:17
Мөгаллимнәргә – ифтар җыелмалары

Изге Рамазан аенда “Киләчәккә өмет белән” (“С верой в будущее”) хәйрия фонды һәм Казанның “Сәлах” мәчете, шулай ук киң күңелле мөселман кардәшләребез, Татарстанның дини уку йортлары мөгаллимнәренә ярдәм итеп, аларга ифтар җыелмалары тарату буенча хәйрия акциясе үткәрде.

9 май көнне волонтерлар ярдәме белән 12 ислам уку йортында белем бирүче мөгаллимнәргә – КИУ, 8 мәдрәсә, Алабугадагы “Ихсан” мәктәбе, Әлмәттәге “Нур” мәктәбе, Казандагы “Госмания” мәктәбе укытучыларына ифтар җыелмаларын тарату оештырылды. Азык-төлек тартмаларын барлыгы 244 мөгаллим алды. Җыелмалар эченә ярмалар, май, ит һәм колбаса ризыклары, төрле консервалар, сгущенка, хөрмә, йомырка, чәй керде. Хәйрия акциясе ислам уку йортлары укытучыларына ярдәм күрсәтү һәм аларның бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү максатыннан тормышка ашырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана