Галиев мәчетендә гает намазында Нәфигулла хәзрәт Әширов катнашты

13 май 2021 ел 10:42
Галиев мәчетендә гает намазында Нәфигулла хәзрәт Әширов катнашты

Бүген Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Гает уңаеннан төп чаралар республикабыз башкаласы – Казан шәһәренең Галиев мәчетендә үтте. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь укыды һәм гает намазын үткәрде. Галиев мәчетеннән Ураза гаетен читтән торып туры эфирда “ТНВ”, “Хозур ТВ” телеканалында һәм Татарстан мөфтияте сайтында карарга мөмкин иде.

Галиев мәчетендә гает намазында дәрәҗәле кунаклар шактый булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш, мәчеттә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, зур хөрмәткә лаек Россия мөфтиләренең берсе Нәфигулла хәзрәт Әширов булды.

Шәрәфле кунак Казанга Камил хәзрәт Сәмигуллинның чакыруы буенча сишәмбе көнне, 11 майда ук, IX Республикакүләм ифтарга, милләттәшләр белән зурлап уздырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашу өчен килгән иде.

Татарстан башкаласына сәфәре барышында Нәфигулла хәзрәт Казанның 175 мәктәбендә чыккан фаҗига уңаеннан үзегең кайгы уртаклашу сүзләрен һәм республикакүләм ифтарда сәламнәрен җиткерде. Шулай ук ул рәсми булмаган форматта Камил хәзрәт белән очрашты. Мөфтиләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, илдә ислам үсеше барышы, бөтен дөнья һәм Россия мөселманнары өммәте тормышындагы вакыйгалар буенча фикер алышты, мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карады. Камил хәзрәт Нәфигулла хәзрәткә чакыруны кабул итеп Казанга килгәне, республикакүләм ифтарда катнашканы һәм Татарстан мөфтиятенең башлангычларын хуплаганы өчен рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана