Игътибар! Нәзарәт журналистларны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасы буенча экскурсиягә чакыра

27 май 2021 ел 11:25
Игътибар! Нәзарәт журналистларны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең төзекләндерелгән бинасы буенча экскурсиягә чакыра

2021 елның 28 маенда 13.30 сәгатьтә ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен төзекләндерү эшләре тәмамланган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең (Тукай ур., 34 йорт) тарихи бинасында экскурсияга чакыра.

Ураза бәйрәме көнендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе уку корпусының яңартылган бинасын Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та карады һәм уңай бәяләде. Алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә мәдрәсәнең техник һәм методик тәэмин ителеше, белем бирү сыйфаты, уку-укыту процессы системасы турында фикер алышканнар иде.

Экскурсия журналистларга башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен үз күзләре белән күрергә һәм Россиядәге иң борынгы ислам уку йортларыннан саналган мәдрәсәнең эш сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Татарстан мөфтие урынбасары, "Хозур" Нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең "ТР вакфы" фонды генераль директоры Фирдүс Галиуллин һ. б. катнашачак.

Чарага аккредитация 89172939706 телефоны аша (Резедә Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана