Корбан бәйрәме – 2020

22 июль 2020 ел 11:00
Корбан бәйрәме – 2020

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10-нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 8000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.

Тулы мәгълүмат алу өчен үзегезне кызыксындырган бүлекнең “+” тамгасына басыгыз.

КОРБАН БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА НӘРСӘЛӘР БЕЛЕРГӘ КИРӘК ?
КОРБАНЛЫК ХАЙВАННАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ ҺӘМ КАЛДЫКЛАРНЫ ЮККА ЧЫГАРУ МӘСЬӘЛӘСЕ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА КОРБАН ЧАЛУ УРЫННАРЫ
РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ “МОХТАҖЛАРНЫ АШАТ” АКЦИЯСЕ
"БЕЗ СИНЕҢ БЕЛӘН" - "ТЫ НЕ ОДИН" ХӘЙРИЯ АКЦИЯСЕ
ТӘКБИР ӘТ-ТӘШРИК КӨННӘРЕ

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы