Татарстан мөфтие Чечня Республикасы мөфтиенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары Әхмәд Расуев белән очрашты

30 июнь 2021 ел 09:04
Татарстан мөфтие Чечня Республикасы мөфтиенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары Әхмәд Расуев белән очрашты

Зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (29 нчы июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Чечня Республикасы мөфтиенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары һәм Коръән эшләре буенча комитет җитәкчесе Әхмәд Расуев булды. Мөфтият бинасында аны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. 

Камил хәзрәт кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге, шул исәптән «Хозур» нәшрият йорты, мөфтиятнең медиапроектлары һәм мәгърифәтчелек эше, хәйрия проектлары һәм Татарстанда мөселман мәгарифе системасы турында сөйләде. Мөфти шулай ук кунакны мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре тарафыннан «Казан басмасы» заманча компьютер шрифты нигезендә беренче Коръән басмасын әзерләү буенча алып барган эшчәнлек  белән таныштырды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әхмәд Расуевка истәлекле бүләк сыйфатында рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» мәгънәви тәрҗемәсен һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган басмаларны бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана