Зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (29 нчы июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Чечня Республикасы мөфтиенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары һәм Коръән эшләре буенча комитет җитәкчесе Әхмәд Расуев булды. Мөфтият бинасында аны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.
Камил хәзрәт кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге, шул исәптән «Хозур» нәшрият йорты, мөфтиятнең медиапроектлары һәм мәгърифәтчелек эше, хәйрия проектлары һәм Татарстанда мөселман мәгарифе системасы турында сөйләде. Мөфти шулай ук кунакны мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре тарафыннан «Казан басмасы» заманча компьютер шрифты нигезендә беренче Коръән басмасын әзерләү буенча алып барган эшчәнлек белән таныштырды.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әхмәд Расуевка истәлекле бүләк сыйфатында рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» мәгънәви тәрҗемәсен һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган басмаларны бүләк итте.