Мөфтияттә хәләл базар үсеше хакында сөйләшү узды

26 июль 2021 ел 16:19
Мөфтияттә хәләл базар үсеше хакында сөйләшү узды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 16нчы көнендә (26нчы июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Центр экспертизы по маркировке и мониторингу продукции” ҖЧҖ директоры Александр Иванович Даган һәм эшмәкәр Рамил Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадиров катнашты. Аннары җитәкчеләр якынлашып килүче XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммитының программасы буенча фикер алыштылар. Мөфти хәзрәт саммит көннәрендә эшләячәк Диния нәзарәте мәйданчыклары белән таныштырып узды. Алга таба эшлекле сөйләшүне дәвам итеп, хәләл базар үсеше өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту ниятеннән, саммит вакытында кул кую ниятләнгән меморандум проекты буенча сөйләшү узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана