Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

03 август 2021 ел 10:50
Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9

Соңгы яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин: зәкят байлыкны арттыра һәм күңелне чистарта

"Интертат.ру" электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы материалы...

07 сентябрь 2017 ел 14:04

Чистайның "Әнәс" мәчетендә кул көрәше үтте

“Әнәс” мәчете бишенче ел рәттән мөмкинлеге чикле кешеләр белән төрле спорт ярышлары үткәреп килүне...

06 сентябрь 2017 ел 15:28

Чистай мөхтәсибәте яңа уку елына әзер

Җыелышта ел дәвамында Чистай шәһәренең барлык мәчетләрендә олылар өчен дә, балалар өчен дә укулар...

06 сентябрь 2017 ел 15:08

Түбән Камада мохтаҗларга корбан ите өләшүне дәвам итәләр

Корбан итләре тутырылган пакетларны инвалидларга, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә тапшырдылар.

06 сентябрь 2017 ел 14:19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы