Бүген, 12нче октябрьдә, күренекле мөселман эшлеклесе, озак еллар Татарстанның баш казые булып эшләгән Габделхак Саматовның тууына 91 ел тула.
Ул 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган.
Ул 1951 елда армиягә алына, аннан 17 ел буе шофер булып эшли. Хәтта армия сафларында булганда да, дини күрсәтмәләрне үтәгән, даими намаз укыган. Эш белән бер үк вакытта исламны өйрәнүне дәвам итә. Аның укытучыларының берсе Габделхак Садыйков була.
1972 елда Пермь өлкәсендә Каян авылы имамы була, әмма җирле хакимиятләр белән каршылыклар нәтиҗәсендә, 3 айдан Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шуннан соң ул вакытта Казанда эшләгән бердәнбер Мәрҗани мәчете каршында слесарь булып эшли. Анда имамнар Габделхәбир Яруллин һәм Әхмәдзәки Сафиуллин белән таныша. 1981 елда имам була. Әлмәт, Оренбург, Чистай мәчетләрен дә җитәкләгән вакытлары була. 1990 елда Исхак Лотфуллин белән бергә Казанда Исламны кабул итүнең 1000-еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салалар. Шунда ук укыта, шул ук вакытта Мәрҗани мәчете имамы да була. 1998 елда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана.
2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Казанның Татар зиратында җирләнгән.