Татарстан мөфтиенең Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21 февраль 2022 ел 10:19
Татарстан мөфтиенең Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген - Туган тел көне. Татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә халкыбызга чал гасырларны ерып чыгар, ата-бабаларыбызның хәтерен, татар дигән исемне саклап калыр һәм милләт булып яшәү өчен ике канат буларак бирелгән.

Шул ук вакытта Ходай кешене яшәү дәверендә бик күп төрле сайлаулар алдына куйса да, аның туган телен һәм милләтен Үзе билгели. Бу төшенчәләрне без түгел, Раббыбыз Үзе безгә сайлап, саклау өчен, әманәт итеп тапшыра. Шуңа күрә милләтеңне тану, туган телеңне белү, ана телендә чиста һәм матур итеп сөйләшү – язылган тәкъдирдән риза булуның бер билгесе ул.

Мөхтәрәм җәмәгать! Милли үзенчәлекләрне һәм туган телне саклау Яралтучыбыз, халкыбыз һәм ата-бабаларыбыз каршындагы изге бурычыбыз булып тора. Бүләк ителгән газиз туган телебезне яратыйк, саклыйк һәм өйрәник!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100