Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда булды. Бирегә ул мөфти Әхмәд хаҗи Абдуллаев чакыруы буенча Республикакүләм ифтарда катнашу өчен шәрәфле кунак буларак килде.
Зур күләмле авыз ачу мәҗлесе Каспийск шәһәрендә “Анжи Арена” стадионында үтте һәм, оештыручыларның хәбәр итүенә караганда, 20 000 мең мөселманны бер табынга җыйды. Ифтарда катнашучылар алдында дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул дин кардәшләребезгә Рамазан аеның һәм аның соңгы 10 көненең фазыйләтләре турында сөйләде. Ифтар программасы кысаларында шулай ук нәшидләр башкарылды, кыйммәтле бүләкләр уйнатылды, балалар өчен бушлай аттракционнар оештырылды.
Сәфәр барышында мөфти Камил хәзрәт берничә очрашу үткәрде. Шуның берсе – Дагыстан ислам университетында студентлар белән узды. Камил хәзрәт аларга фәнни-дини лекция укыды.