Бүген, шәүвәл аеның 24нче көнендә (25нче майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт бинасында халыкны кабул итү көнен уздырды.
Ике сәгать дәвамында мөфти хәзрәт шәхсән дин кардәшләребез белән күрешеп аралашты. Очрашуда ул дини нәсыйхәтләр, киңәшләр бирде, кардәшләребезнең гозерләрен, үтенечләрен тыңлады. Нәзарәткә килүчеләр хәләл банк продуктлары, мәчет төзелеше, хәләл җитештерүгә кагылышлы сораулар бирде. Очрашу барышында килеп ирешкән тәкъдимнәр Нәзарәттә һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.
Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен оештырыла. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.