Арча районы Казанка авылында яңа мәчет ачылды

22 август 2022 ел 18:02
Арча районы Казанка авылында яңа мәчет ачылды

Мөхәррәм аеның 22нче көнендә (20нче августта), Арча районы Казанка авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, район оешмалары җитәкчеләре, авыл халкы, имамнар катнашты. Казанка авылында бары 20 йорт кына булса да, мәчет авылдашлар һәм кайткан кунаклар өчен күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга булды.

Тантанада катнашучыларны Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие исеменнән сәламләде, вәгазь, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, мәчет төзүдә зур хезмәт куючыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары өйлә намазы алдыннан тәкбирләр әйтелде, дога кылынды.

Казанка авылында мәчет моннан 20 ел элек төзелә башлаган иде һәм ул тулысынча быел сафка басты. Яңа мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу, намаз уку, дини дәресләр һәм ифтарлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, ул бер катлы, подвалы бар. Гомуми мәйданы – 88,5 квадрат метр. Мәчеткә ремонт ясалганда ук биредә барлык намазлар да укылды. Мәчет янына янкорма төзелде: анда котельная һәм ике тәһарәтханә урын алды. Цоколь катында дин нигезләре буенча дәресләр, ифтарлар һәм башка чаралар үткәрү мөмкинлеге тудырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы