Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 6,8 млн сумнан артык акча тупланды. Җыела торган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм башка кирәк-яраклар озатып җибәрүгә тотылачак.
Иң саллы өлешне бүген Норлат мөхтәсибәте кертте. Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов 20нче октябрьдә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә узган имамнар җыелышында изге эштә актив катнашуны сорап дин әһелләренә мөрәҗәгать итә. Әлеге җыелышка мәчет каршында курсларда белем бирүче укытучылар, остазбикәләр дә чакырыла. Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтүнең әһәмияте хакында мәхәллә мөселманнарына да аңлату бурычы йөкләнә. 2нче ноябрьгә кадәр якташ мөселманнар, имамнар, мөгаллимнәр, хәтта башка дин вәкилләре исеменнән мөхтәсибәткә 700 меңнән артык сум акча җыелды. Аны җыюда районның кырыктан артык мәхәлләсе катнашты. Әлеге акчалар бүген Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерелде.
Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).
2. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
3. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810362190000765
БИК 049205603
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.