ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә “Кыйсасүл-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы" китабын чыгарды. “Кыйсасүл-әнбия” – Изге Коръәндә һәм Сөннәттә искә алынган пәйгамбәрләрнең тормышларындагы вакыйгаларны чагылдырган танылган һәм тулы әсәрләрнең берсе. Сезбу китапта күк, җир, фәрештәләр һәм җеннәрнең барлыкка килү тарихлары һәм Адәм галәйһис-сәләмнән алып пәйгамбәрләрнең мөһере – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәссәлләм белән таныша аласыз.
Бу хезмәт мәдрәсәдәге дәресләрдә өстәмә әдәбият буларак кулланылырга, шулай ук киң даирә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин.
Китапны Казанның «Хозур» Нәшрият йорты кибетендә сатып алырга, шулай ук интернет-кибет аша дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин:
Кибет: Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 6. Тел.: +7 (960) 072-74-63;
Склад: Казан шәһәре, Газ урамы, 14. Тел.: +7 (966) 250-00-09;
Онлайн кибет: huzurshop.ru