Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

14 апрель 2023 ел 08:37
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

21нче апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. 

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, “Хозур ТВ” YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы