Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 10нчы көнендә (25нче октябрьдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин белән күреште.
Очрашу барышында Айрат хәзрәт медицина уку йортларында татар телен укыту, медицина учреждениеләренә хәләл ризык кертү һ.б. мәсьәләләрне күтәрде. Марсель Миңнуллин Айрат хәзрәтнең фикерләрен хуплады һәм киләчәктә әлеге юнәлешләрдә бергәләп хезмәттәшлек алып барырга вәгъдә бирде.