Диния нәзарәте белгечләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрдән кайтты. Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә дүртенче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстаннан. Алар арасында намаз укучы дин кардәшләр дә бар.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен азык-төлек (хәләл тушенка), җылы киемнәр (курткалар, башлыклар, термоноскилар, итекләр, яңгырдан саклаучы плащ-пончо, перчаткалар) сатып алдылар. Моннан тыш, туган яктан аларга маскировка челтәрләре, юеш сөлгеләр, махсус бинтлар, газ баллоннары, төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, зарядкалар һәм туганнарыннан шәхси посылкалар алып бардылар. Бу әйберләрнең авырлыгы 0,5 тоннага җитте.
Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан һәм республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды.
Шулай ук бу юлы хәрби операция зонасына, хәрби бурычларны үтәр өчен, “Ярдәм-Помощь” Гомуммилли хәйрия фондыннан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән “УАЗ” автомобиле илтеп тапшырылды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мөфтият мобилизацияләнгән татарстанлыларга булышуны дәвам итә.
Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).
2. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
3. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810662190000765
БИК 049205603
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Назначение платежа: мобилизованным РТ
Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.