Бүген, Зөлкагъдә аеның 9 нчы көнендә (17 май), Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының пленар утырышы узды. Югары җыелышны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул «Фәтх» ("Җиңү") сүрәсенең 1-3 аятьләрен ун кыйраәт буенча укыды. Шунысы игътибарга лаек: хәзрәт аятьләрне укыган вакытта утырышта катнашучыларга тәүге тапкыр бу аятьләрне Казан кулъязма Мүсхәфнең (Коръәннең) битләреннән күрсәттеләр. Кулъязма Коръән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, 2022 языла башлаган иде. Бүгенге көнгә 30 җүзнең 20 се инде язылган. Сәхнәдән билгеләп үтелгәнчә, «бу башлангыч Россиянең ислам дөньясының зур өлеше булуын күрсәтә: моны бай дини мирас һәм уникаль фәнни мәктәпләр, шул исәптән каллиграфик мәктәпләр раслый”.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза – ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.