Татарстан Мөфтие республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова белән очрашты

04 сентябрь 2024 ел 11:28
Татарстан Мөфтие республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 1 нче көнендә (4 сентябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә, “Тәртип" радиосында "Тузмый торган бүләк" тапшыруы авторы һәм алып баручысы, хөрмәтле дин әһелләренең нәсел дәвамчысы, бик күп хезмәтләр авторы Сәйдә Аппакова белән очрашты.

Очрашу бик ихлас һәм җылы булды. Сәйдә абыстай Камил хәзрәткә үзенең халык арасында ислам дине кыйммәтләрен тарату юнәлешендәге эш-гамәлләре турында сөйләде, яшь буынга әхлакый тәрбия буенча теләк-ниятләре белән уртаклашты.

Камил хәзрәт, Сәйдә абыстайны игътибар белән тыңлап, аның дин юлындагы тырышлыкларын югары бәяләп, рәхмәт әйтте. Мөфти, дәгъват эшенең мөһимлеген билгеләп үтеп, аңа әдәп-әхлак тәрбиясенә багышланган вәгазьләрен Нәзарәтнең “Хозур-ТВ” телеканалында яздырып, халыкка күрсәтергә киңәш итте.

2021 елда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Сәйдә абыстайның дин юлындагы олуг хезмәтен югары бәяләп, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыгы өчен, аны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

2023 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте. Халкыбызны вәгазьләү эшендә җиң сызганып хезмәт итүче танылган абыстай, мөгаллимә  Сәйдә апа Аппакова күп еллар дәвамында динебез Исламга нигезләнгән әдәп-әхлак тәрбиясен тормышта файдалану хакында бәян итә. Сәйдә абыстай Аппакова бик оста итеп гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз, килен-кайнана мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен тасвирлап бирә, гаиләдә тынычлык, татулык һәм үзара хөрмәт хисләре хакимлек итсен өчен, ниләр эшләргә кирәк булу серләре белән уртаклаша. Китапта туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата сакчыл булу, бу кыйммәтле төшенчәләребезне күз карасыдай саклау мөһимлегенә зур урын бирелгән.

Белешмә.

Сәйдә абыстай 1990 еллар башында татар халкының дини-рухи яңарышында башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул – әдәп-әхлак дәресләре аша ислам нигезләрен аңлатучы мәгърифәтче, остаз-мөгаллимә, нәсыйхәтче. Сәйдә абыстай Россия, Татарстан шәһәрләрендә, районнарда, авылларда узган вәгазь кичәләрендә бала тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләре, күркәм мөгамәлә кебек көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыга.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы