1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең (“Ак мәчет”) торгызылган манарасына ярымай куелды

05 сентябрь 2024 ел 13:37
1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең (“Ак мәчет”) торгызылган манарасына ярымай куелды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 2 нче көнендә (5 сентябрьдә), 1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең (“Ак мәчет”) торгызылган манарасына ярымай кую тантанасы үтте. Мәчет Казан шәһәре, Кызыл Татарстан урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан.

“Ак мәчет”–   республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул урта гасыр болгар, татар халык архитектурасын үз эченә алып, классицизм архитектурасы элементларын кулланып төзелгән.

Манарага ярымай кую тантанасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Яңа Бистә мәчете («Ак мәчет») имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Сәлмән, имамнар, меценатлар һ. б. катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт шатлыклы вакыйганың мөбарәк Мәүлид ае – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ туган ае көннәрендә булуын билгеләп үтте. Журналистлар белән әңгәмәдә ул «Ак мәчет» нең Казандагы торгызылмаган тарихи мәчетләр арасында соңгысы булуын, шулай ук ул урнашкан районның үзгәрүен, яңа йортлар төзелүен билгеләп үтте.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасында бүгенге көндә дини билгеләнештәге 500 гә якын мәдәни мирас объекты, алар арасында мәчетләр һәм храмнар булуын билгеләп үтте. "Һәр объект безнең өчен аеруча кадерле. Һәм бу мәчет аеруча кадерле, чөнки ул бик озак ташландык хәлдә торды, ә былтыр биредә төзекләндерү эшләре башланды. Шунысы куанычлы: проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчалары хисабына тормышка ашырыла", – диде ул һәм әлеге проектта катнашкан барлык хәйриячеләргә рәхмәт белдерде.

Аннары И.Гущин реставрация эшләренең ничек баруы турында сөйләде. "Сез бүген гүзәл бер манзара, мәһабәт манараны күрәсез. Безгә бинаны төзекләндерү барышында мөселман кануннарын гына түгел, архитектура буенча таләпләрне дә үтәргә – бинаны тарихи кыяфенә кайтарырга да кирәк иде. Шулай ук мәхәллә кешеләре өчен төзекләндерелгән ишегалды, ашау-эчү өчен бина, тәһарәтханә булу да мөһим иде. Шартлар кысынкырак булуга карамастан, без моны тормышка ашыра алдык. Мәчет эчендә эшләр әле җитәрлек, әмма, минемчә, ул инде тиздән ачылыр", - дип сүзен йомгаклады И.Гущин.

Шулай ук сәламләү сүзләре белән Яңа Бистә мәчете («Ак мәчет») имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Сәлмән, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һ.б чыкты.

Сәламләү чыгышларыннан соң тантанада катнашучыларның тәкбир әйтүе белән астында төзелеш краны ярдәмендә мәчет гөмбәзенә ярымай куелды. Аннары җыелган халык мәчет эченә узды, хәзерге вакытта анда эчке матурлау эшләре башкарыла.

Мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр. Ул ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен  өч намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина бар (анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урын алган). Мәчет комплексының гомуми мәйданы – 1466 квадрат метр. 2023-2024 елларда мәчеттә “Берләштерелгән төзелеш компаниясе” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылды.

Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булган. 1801-1805 нче елларда сәүдәгәр Габдеррәхим бине Вәлид бине Мөсәллим бине Мәмәш әл-Орнашбаши (ул шәһәр мөселманнары арасында Ракый бай исеме белән таныла) таш мәчет төзетә, ул соңрак Зур Таш мәчет дип йөртелә башлый. 1904-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ислам мәҗәлләсе” журналы мөхәррире Кәшшафетдин Тәрҗеманов эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы