Танылган Коръән хафизә Гөлсем Арслан РИИда 75 көндә Коръән ятлауның үзенчәлекле программасын тәкъдим итте

05 сентябрь 2024 ел 17:27
Танылган Коръән хафизә Гөлсем Арслан РИИда 75 көндә Коръән ятлауның үзенчәлекле программасын тәкъдим итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 2 нче көнендә (5 сентябрьдә), Россия ислам институтында Сабахаттин Заим исемендәге Истанбул университетының Коръән укытучысы хафизә Гөлсем Арслан 75 көн эчендә Коръәнне ятлауның үзенчәлекле программасын тәкъдим итте. Әлеге очрашуның башында торучы – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Очрашуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, РИИ һәм КИУ укытучылары, шулай ук Татарстан мәдрәсәләре һәм мәчетләрендә эшләүче Коръән укытучылары катнашты.

Камил хәзрәт, кунакларны сәламләп, Коръәнне ятлауның әлеге методикасы турында беренче тапкыр ишеткәч, аның, чыннан да, нәтиҗәле икәнлегенә ышанып җитмәве турында сөйләде. “Без мондый кыска вакыт эчендә Коръәнне өйрәнү мөмкин түгел дип уйлаган идек, бигрәк тә ул күмәкләшеп ятланганда. Әмма программаны өйрәнгәч һәм хөрмәтле Гөлсем ханымның эше белән танышкач, методиканың, чыннан да, эшләве аңлашылды”, – диде Мөфти.

РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, программа белән танышу мөмкинлеге биргәннәре өчен, кунакларга рәхмәтен белдерде. “Без сезнең шәхсән килүегезгә һәм үзегезнең методика турында сөйләвегезгә бик шатбыз. Безнең җыелыш укытучылар өчен файдалы булыр дип ышанам”, – дип йомгаклады ректор.

Очрашу вакытында Гөлсем Арслан үзенең үзенчәлекле методикасы турында сөйләде. “Коръәнне ятлау методикасының мөһим элементларыннан берсе – аны күмәкләшеп ятлау: укучылар күмәкләшеп белән укытучы артыннан аятьләрне кабатлый. Шулай ук ятлана торган аятьләрнең мәгънәсен аңлау да мөһим. Шуңа күрә безнең методикада укытучының шәхесе, аның югары белем дәрәҗәсе, эмпатиясе, аудиторияне тою сәләте мөһим роль уйный”, – дип ассызыклады хафизә.

Ул шулай ук Коръәнне шушы методика буенча ятлаучыларның имтиханнарны уңышлы тапшырулары һәм Төркия мөселманнары Диния нәзарәтеннән сертификатлар алулары турында сөйләде. ”Әлеге методиканы төрле аудиториядә сынап карап, без аның чыннан да эшләвен һәм Коръәнне яхшырак һәм тизрәк ятларга ярдәм итүен күрәбез. Безнең ятлау системасы Татарстан мөселманнары өчен дә файдалы булыр дип ышанам”, – дип нәтиҗә ясады Гөлсем Арслан.

Очрашу ахырында Гөлсем Арслан хатын-кызлар өчен мастер-класс үткәрде, анда ул әлеге методика буенча укыту ысулын күрсәтте.

Хафизә Казанда берничә көн генә булачак. Иртәгә КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә дәресләр үткәрәчәк, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы