Мөфти ТР Рәисенең Согуд Гарәбстаны Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашуында катнашты

06 сентябрь 2024 ел 11:51
Мөфти ТР Рәисенең Согуд Гарәбстаны Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашуында катнашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 3 нче көнендә (6 сентябрьдә), Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфыйк бин Фәүзан ар-Рабиа белән очрашты. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗ операторы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, министрга Казанга сәфәре өчен рәхмәт белдереп, Согуд Гарәбстаны Россиянең мөһим партнеры булуын ассызыклады. Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. 2021 елда Җиддәдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы узды. Быел июнь аенда Татарстанда Король Фәйсал исемендәге ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе король галиҗәнәпләре Принц Түрки әл Фәйсал булып китте. Согуд Гарәбстаны делегациясе традиция буенча «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөселман дөньясының иң төньяк өлеше булуын ассызыклады. 922 елда җирле Идел буе болгарлары рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Хәзерге вакытта Татарстанда дүрт баскычлы дини ислам мәгариф системасы эшли, аңа мәчетләр каршындагы курслар, мәдрәсәләр, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук югары квалификацияле белгечләр әзерләүне максат итеп куйган Болгар ислам академиясе керә.

Традицион конфессияләрнең – ислам һәм православиенең социаль роле арта. "Аларның абруе һәм актив позициясе бүген экстремизм һәм дини радикализм таралуга җитди киртә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул министрга Татарстан делегацияләренә һәм хаҗ кылучыларга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Соңгы елларда хаҗ кылу өчен 1800 квота бирелә. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Корольлекнең Казандагы Генераль консуллыгын ачу хаҗиларга һәм туристларга виза хезмәте күрсәтүне шактый җиңеләйтеләчәк.

Тәүфыйк бин Фәүзан ар-Рабиа, Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдереп, ике ил арасында тарихи элемтәләрнең тирән булуын билгеләп үтте. Аның министр буларак Россиягә, шул исәптән Татарстанга беренче килүе. Министр фикеренчә, Татарстан – бай тарихлы һәм зур казанышларга ия төбәк. “Без нефть-газ өлкәсендә, хәләл индустриядә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр барлыгын күрәбез. Ике арада туры авиаэлемтә ачу безнең элемтәләрне тагын да ныгытуга китерәчәк. Бу авиарейслар хаҗилар өчен генә мөһим түгел – Татарстан Согуд Гарәбстаныннан туристларны җәлеп итә алачак», – диде хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр.

Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфыйк бин Фәүзан ар-Рабиа Казанга сәфәре кысаларында Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм ислам музеенда булачак, шулай ук Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы