Баулы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

10 октябрь 2024 ел 12:28
Баулы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм җибәрү өчен әзерлек башланды. Кичә егермегә якын авыл халкы – абыстайлар, укытучылар, лаеклы ялда булучылар, “Ак калфак” оешмасы активистлары әлеге хәйрия акциясендә катнашу өчен җыелды һәм токмач кисте. Иң өлкән катнашучыга 78 яшь иде. Алар барысы да бердәм булып тырышып эшләде: берсе камыр басты, икенчеләре камыр җәйде, калганнары токмач кисте.

Шунысы күркәм: районда яшәүче бер эшмәкәр онны үз хисабына бирде. Исергәп авылы мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров шәхси эшмәкәрләр Айгөл һәм Газинур Латыйповларга, авылның өлкән абыстае Сәлия Мәҗитовага битараф булмаулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Акция дәвам итә: авыл мөслимәләре ял көннәрендә янә токмач кисәчәк. Алар шулай ук йон оекбашлар бәйли, дару үләннәрен пакетларга тутыра.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренә караганда, мондый хәйрия акциясе Баулы шәһәренең “Гали” Үзәк мәчетендә дә уза. Биредә квартал саен мәчет активистлары һәм волонтерлар 50-70 пар оекбаш бәйли, татлы ризыклар (чәк-чәк, бавырсак) әзерли, томалап пешерелгән ит һәм казылык алып килә. Акциядә 30га якын хатын-кыз катнаша. Моңа охшаш башлангычлар Баулы районы Татар Кандызы авылы мәчетендә дә алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы