Т-Банк Татарстан Мөфтиятенең хуплавы белән федераль ислам картасы чыгарды

15 октябрь 2024 ел 14:00
Т-Банк Татарстан Мөфтиятенең хуплавы белән федераль ислам картасы чыгарды

Т-Банк ислам кануннары нигезендә эшләүче федераль ислам дебет картасы чыгара башлады. Әлеге карта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рөхсәте белән эшләнде һәм гамәлгә кертелде.  

Ислам картасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән берлектә AAOIFI халыкара стандартлары буенча эшләнде һәм ул дин кардәшләребез өчен махсус эшләнгән үзенчәлекле дизайнга ия. Яңа продукт илебездә яшәүче миллионлаган мөселманнарга ислам дине тәртипләре нигезендә онлайн-банкинг белән куллану мөмкинлеге бирәчәк. 

2023нче елда Россия Федерациясе Үзәк банкы илебездә Ислам банкингы системасын формалаштыру буенча эксперимент башлап җибәрде. Эксперимент 4 төбәктә – Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда, Чечен Республикасында үткәрелә һәм Президент имзалаган партнерлык финанславы турындагы федераль канун нигезендә уза.

Ислам дебет картасының төп үзенчәлекләре:

- Хәләл акчаларны хәрәм акчалар белән катнаштырудан саклау өчен һәм аларны хәрәм тармакларда сарыф итмәс өчен картаның аерым счеты булачак.

- Банк бу счеттагы акчаларны Ислам әхлагы тарафыннан тыелган активларга инвестицияләмәячәк яки аларны башка клиентларга кредит бирү өчен кулланмаячак – моны Нәзарәтнең бәйсез экспертлары күзәтеп торачак.

- Ислам картасы белән исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче нокталарда, барларда, төнге клубларда, тәмәке кибетләрендә, вейпшопларда, ломбардларда һәм казиноларда сату-алу операциясен башкару мөмкин булмаячак. Шулай ук аның ярдәмендә иминият компанияләре, букмекерлар һәм микрофинанс оешмалары хезмәтләреннән файдаланып булмый.

- Әлеге картада клиентларга банктан процентлар белән акча алырга мөмкинлек бирүче овердрафт һәм «кубышка» функцияләре каралмаган.

- Исәп-хисап счетында сакланып торган акчаларга процентлар өстәлеп килмәячәк.

- «Приведи друга» («Дустыңны чакыр») акциясе ислам таләпләренә туры китерелгән – акчалата бонусны бары чакыручы клиент кына алачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мөфтие:

«Т-Банкның Ислам картасы продуктын барлыкка китергәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итте: анда ислам хокукы таләпләренең барлык шартлары үтәлгән. Шул ук вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең җаваплылыгы продуктны бер тапкыр тикшерү һәм хуплау белән генә чикләнми. Продуктны алга таба сатуда һәм әйләнешкә кертеп җибәрүдә системалы тышкы аудит үткәрү өчен Нәзарәтнең шәригать күзәтчесе билгеләнде. Ул – Казан казые, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы, Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Россиядә ислам финанслары буенча иң көчле белгечләрнең берсе Булат хәзрәт Мөбарәков».

Моннан тыш, Т-Банкның ислам картасы – Россиядә ислам кануннары буенча федераль масштабтагы беренче банк продукты, аны бөтен ил күләмендә гамәлгә ашыру көтелә. Шуңа күрә продукт, һичшиксез, Россиядә ислам финанслары базарын үстерүгә этәргеч бирәчәк, чөнки базарда сатучылар һәм тәкъдимнәр күбрәк булган саен, аларның көндәшлеккә сәләтлеге югарырак булачак һәм продуктлар халык өчен отышлырак булачак. Әлеге картага Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан ихтыяҗ зур булыр, дип өметләнәбез».

Әсхәт Гыйниятов, Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе:

«Россиядә 20 миллионга якын кеше үзен мөселман дип саный. Ислам картасы белән мөселманнар шәригать нормаларын бозмыйча онлайн-банкингтан файдалана алачак. Моннан тыш, Т-Банк ислам банкингыннан барлык россиялеләргә файдалану мөмкинлеге бирә: безнең картаны илнең теләсә кайсы төбәгендә рәсмиләштерергә һәм алырга мөмкин. Картаны эшләгәндә, без ислам хокукы кагыйдәләренә нигезләндек, аларны функциональ аспектларда гына түгел, ә кулланучының банк белән үзара хезмәттәшлегендә дә исәпкә алдык. Мәсәлән, хәләл картага ия булучылар өчен без мобиль кушымта эчендә кредитлар һәм иминиятләштерү кебек ислам әхлагына, нормаларына туры килми торган продуктларны тәкъдим итмәячәкбез».

Ислам картасына хезмәт күрсәтү аена 299 сум тора. Әлеге билгеләнгән сумма ислам банкингына туры килә торган, төгәл билгеләнгән хезмәт күрсәтү шартларын тәэмин итә. Акча күчерүләрнең лимиты һәм комиссияләрнең күләме Black картасы стандартларына туры килә.

Ислам картасын теләгән һәркем махсус биттә яисә мобиль кушымта аша операторга язып яки 8 800 333-33-33 телефонына шалтыратып рәсмиләштерә ала. Тиздән картаны кушымтада мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.





 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы