Әминә Эрдоган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

24 октябрь 2024 ел 14:22
Әминә Эрдоган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 21 нче көнендә (24 октябрь) «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров БРИКС-2024 саммитының хөрмәтле кунагы – Төркия Президенты хәләл җефете Әминә Эрдоганны кабул итте.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт Әминә ханымны Казандагы беренче таш мәчет булган «Әл-Мәрҗани» мәчетенең архитектура үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше белән таныштырды. Саммит алдыннан биредә зур күләмдә төзекләндерү эшләре үткәрелде: реставраторлар фасадларның барокко стилендәге тарихи рәвешен кайтарды, декоратив элементларны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.

Кунак яңартылган мәчет залларын һәм эчке бизәлешен игътибарлап сокланып карады, тантаналы залларга һәм уку сыйныфларына керде, шулай ук китапханәдә һәм «Әл-Мәрҗани» тарихына һәм аның танылган имамнарына багышланган интерактив музейда булды. Шуларның берсе – татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, ул бу мәчеттә 1850 елдан 1889 елга кадәр хезмәт иткән.

Мөфти Камил хәзрәт, Әминә ханымга экскурсия үткәргәндә, Татарстанда һәм Россиядә ислам үсеше турындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Саубуллашканда ул аңа истәлекле бүләкләр – «Казан басмасы»н һәм Идел буе Болгарстаны халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан РИИ белгечләре тарафыннан өч телдә чыгарылган «Россиядә ислам тарихы» фәнни басмасын – тапшырды.

БРИКС саммитының дәрәҗәле кунаклары бу көннәрдә «Кол Шәриф» мәчетендә дә булды. Алар арасында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) Генераль секретаре Чжан Мин, Бангладеш, Шри-Ланка делегацияләре һ.б. бар иде. «Кол Шәриф»тә хөрмәтле кунакларны Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы